29 апрель 2014 яңалыклары
-
Яңа җитәкче
Сессиядә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Линар Рөстәм улы Закиров билгеләнде.
-
Бурычлар бугаздан буа...
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориясендә халыктан коммуналь-торак хезмәтләре өчен түләүләр җыюда кискен хәл килеп туды. Кешеләрдән аласы бурыч 185 миллион сум тәшкил итә. Гражданнарның квартплаталарын вакытында түләмәүләре идарәче оешмаларның тәэминатчыларга бурычын арттыра, бу исә торак йортларны, ишегалды территорияләрен яхшы сыйфатлы итеп һәм тиешле тәртиптә тоту эшләрен оештыруны бик кыенлаштыра....
-
Марафонда катнашыйк!
Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан киң күңелле, шәфкатьле йөрәкле ярдәмчел кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу мөрәҗәгатебез - Ватаныбызны яклап сугышкан, безнең өчен якты киләчәкне төзегән, гомеребез буе аларга рәхмәтле булырга тиешле кешеләргә ярдәм сорау ул.